26 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Депутат Россия электрон почтасына күчәргә киңәш итте
Россия Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгының беренче урынбасары Антон Горелкин Россиядә яшәүчеләргә илнең үз почта сервисларына күчәргә киңәш итте. Бу хакта ул үзенең MAX мессенджерындагы каналында урнаштырган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе МАХ мессенджерында рәсми канал ачты
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе МАХ мессенджерында рәсми канал булдырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомство вәкилләре хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Кара мәче тормышыңны бозмас: ырым-шырымга һәм саннарга ни өчен ышанырга ярамый?
Карсыз декабрь – коры яз билгесе. Ә юлыңны кисеп чыккан кара мәче – бәлагә. «4» саны бәхетсезлеккә китерергә мөмкин, димәк, айның 4 нче көнендә өйдә утырырга туры киләчәк. Бу сүзләр кайдан барлыкка килә һәм аларга ислам дине нинди карашта? Ырым-шырымга һәм йолдызнамәләргә ни өчен ышанырга ярамый? Бу сорауларга җавапны «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов белән бергә эзләдек.
-
Яңалыклар
Синоптик атна ахырына нинди һава торышы көтелүен әйтте
Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышының җылынуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.